Россиядә яшәүчеләрнең 3 проценттан артыгы коронавируска каршы прививка ясаткан

Вакцинаның ике дозасын да алучылар саны буенча Чукот, Ненец автономияле округлары һәм Мәскәү шәһәре әйдәп бара.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). 30 март – 2 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Россиядә 4,72 миллион кеше (3,23 процент) коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан.

Шул ук вакытта, 6,93 миллион кеше вакцинаның беренче дозасын алган, бу барлык халыкның 4,74 проценты дигән сүз. Шул рәвешле, Россиядә прививка ясатучылар саны март башындагы (4,72 миллион) белән чагыштырганда бер ярым тапкырга диярлек арткан.

Россиядә күпме кешенең вакцинация узуын РБК исәпләгән. Басма исәпләү барышында төбәк оператив штаблары һәм сәламәтлек саклау министрлыкларыннан, шулай ук Федерация субъектлары хакимиятләренең рәсми сайтларыннан алынган мәгълүматларга нигезләнгән.

Вакцинаның ике дозасын да алган кешеләр саны буенча Чукот автономияле округы (7,27 процент), Мәскәү шәһәре (6,32 процент), Ненец автономияле округы (6,04 процент) һәм Сахалин өлкәсе (5,91 процент) әйдәп бара.

Дагыстан (0,97 процент), Кабарда-Балкар (1,93 процент), Чечня (1,94 процент), Карачай-Черкас (2,56 процент), Төньяк Осетия (2,63 процент), Удмуртия (2,95 процент) һәм Ингушетиядә (3 процент) күрсәткечләр иң түбәне.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда 145 332 кеше вакцинаның беренче дозасын алган.

Bloomberg агентлыгы мәгълүматлары буенча, кайбер илләрдә вакцинация темплары Россиядәгедән югарырак. 2 апрельгә Израильдә халыкның – 55, Бөекбританиядә – 26, АКШта – 23,6, Төркиядә – 9,8, Германия, Швейцария, Италия, Франция һәм Испаниядә 8,3-9 проценты вакцинаның беренче дозасын алган.