420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Үпкә ялкынсынуы булган барлык пациентлар аерым бүлектә дәваланырга тиеш. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында сантар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында әйтте.
“Пневмония белән авырган һәркем изоляцияләнергә тиеш. Алар коронавируска тикшерелә. Медицина хезмәткәрләре саклану чараларын кулланып эшләргә тиеш”, - диде.
Марина Патяшина әйтүенчә, республикада коронавирус белән авыру ихтималы булган кешеләр даирәсе билгеле. “Бу контрольдә, изоляциядә булган 6 мең 266 кеше. Аларның һәрвакыт фатирда гына булуын контрольдә тоту зарур. Алар белән гаиләдә яки эштә контактта булган 573 кеше исәпләнә”, - диде ул.