news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт госпиталенә коронавируска шикле анализ белән бер кеше урнаштырылган

Районында коронавируска шикле ике анализ ачыкланды.

(Әлмәт, 4 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт госпиталенә коронавируска шикле анализ белән бер кеше урнаштырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлмәт районында коронавируска шикле ике анализ ачыкланды. Шикле анализ — коронавирус белән авыру куркынычы бар дигән сүз.

Бер пациент элегрәк ачыкланган иде, бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов алдагы туры эфирларда әйтеп узган иде. Авыру хәзерге вакытта Яр Чаллыдагы госпитальдә. Әлмәт районы территориясендә тагын бер пациент ачыкланган, ул йогышлы авырулар бүлегендә ята.

«Аның шикле анализы бар, әмма әлегә расланмаган. Ул онкология диспансеры территориясендә урнашкан госпитальгә күчерелде. Анда 60 урын исәпләнә. Госпиталь изоляциянең тулы режимы белән тәэмин ителгән, тышкы дөньядан гына түгел, бер-берсеннән дә — авыруларны аерым-аерым урнаштыру мөмкинлеге бар», — дип хәбәр итте район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100