news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тагын өч ил Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасын хуплады

Препаратны теркәгән илләрнең гомуми саны 42гә җитте.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Тагын өч ил (Конго, Ангола һәм Джибути) Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасын хуплады.

Россия туры инвестицияләр фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык очракларда да вакцинаны теркәү тизләтелгән процедура буенча узган.

Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәктә уйлап табылган Россия препараты 2020 елның августында теркәү процедурасын узган коронавируска каршы дөньядагы беренче вакцина булды. Хәзерге вакытта «Спутник V» дөньяда хуплаулар саны буенча беренче өчлеккә керә һәм ул 42 илдә теркәлгән.

«Хәзерге вакытта „Спутник V“ вакцинасын куллану Россия, Беларусь, Аргентина, Боливия, Сербия, Алжир, Палестина, Венесуэла, Парагвай, Төрекмәнстан, Венгрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Гвинея Республикасы, Тунис, Әрмәнстан, Мексика, Никарагуа, Сербская Республикасы (Босния һәм Герцеговина энтитеты), Ливан, Мьянма, Пакистан, Монголия, Бәһрәйн, Черногория, Сент-Винсент һәм Гренадина, Казахстан, Үзбәкстан, Габон, Сан-Марино, Гана, Сирия, Кыргызстан, Гайана, Мисыр, Гондурас, Гватемала, Молдова һәм Словакия тарафыннан хупланган», - дип хәбәр итә Россия туры инвестицияләр фондының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100