news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 236 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Бер тәүлек эчендә коронавируска12 мең тест үткәрелгән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 236 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 236 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 38 760ка җитте», - дип хәбәр итте спикер.

Бер тәүлек эчендә коронавируска12 мең тест үткәрелгән. Коронавирус белән авыручы яки аны йоктыруда шикләнелгән гражданнар белән аралашкан 17 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада соңгы тәүлектә коронавирустан 312 кешенең терелүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100