news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирус аркасында үлүчеләр саны арту сәбәпләрен аңлатты

Сәбәпләрнең берсе - ковидның авыр нәтиҗәләре, авыручыларга алар белән озак вакытлар көрәшергә туры килә.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус башланганнан соң халык арасында үлүчеләр саны артты. Моның сәбәпләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков атады.

«Ни өчен без ковидтан шулай куркабыз? Чыннан да, Covid-19дан үлүчеләр саны бар һәм ул безне бик борчый. Нәкъ менә шуңа күрә бу вакытлы йогышлы авырулар госпитальләре җәелдерелде. Әгәр без ковидтан үлүчеләр санының түбән булуын аңласак, бу госпитальләр ачылмас иде, барысы да өйдә дәваланыр иде дә шуның белән эш бетте», — дип искәртте спикер.

Тагын бер сәбәбе — аның авыр нәтиҗәләре. Авыручыларга алар белән озак вакытлар көрәшергә туры килә. Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, өзлегүләр ике категориягә бүленә: әйтик, үпкә артериясендә тромба өзелү. Өзелгән тромба бик мөһим артерияне блоклый. Соңрак килеп чыккан нәтиҗәләрдән, әйтик, интеллект дәрәҗәсе төшү.

«Кызганыч, бу статистикага өлеш кертүче пациентларның өченче контингенты — йогышлы авырулар статусында булган койкаларда дәваланырга тиешле хроник авырулы кешеләр», — дип сөйләде министр урынбасары.

Жаворонков сүзләренә караганда, проблеманы уртак аңлау, җаваплылык һәм тиз арада вакцинация узу авыруларны дәвалый торган вакытлы госпитальләрне ябарга һәм янә йогышлы авырулары булмаганнарны кабул итә башларга мөмкинлек бирәчәк.

«Койкалар буш тормый иде һәм кинәт ковид килеп чыкты. Анда йөкләнеш йөз процент иде. Димәк, халыкның моңа ихтыяҗы бар. Биредә вакцинация әлеге койкаларга үзләренең профильле эшләрен башкарырга мөмкинлек бирү өчен бердәнбер вариант», — диде спикер.

Моннан тыш, «кызыл зоналарда» инфекционистлар гына түгел, терапевтлар, неврологлар һәм төрле өлкә белгечләре дә эшли. Республикада үлем-китем буенча төгәл саннар Росстат тарафыннан ел тәмамланганнан соң киләчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100