news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко: Россиядә коронавирус белән авыручылар саны кими

Ноябрьнең соңгы атнасында коронавирустан амбулатор дәвалаудагы пациентлар саны 13 процентка кимегән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә медицина хезмәткәрләре күзәтүендә булган коронавирус белән авыручылар саны кими бара, пациентлар саны 900 мең тирәсе. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Без бергә» форумы барышында хәбәр итте.

«Авырулар саны күтәрелүнең соңгы дулкынында, хәзер ул кими, күзәтелә торган пациентлар саны 900 меңгә якын», - дип китерә Мурашко сүзләрен РИА Новости .

Исегезгә төшерәбез, ноябрь ахырында сәламәтлек саклау министры соңгы айда беренче тапкыр табиблар күзәтүендә   булган коронавирус йогышы пациентлары саны бер миллионнан артмаганлыгын хәбәр итте. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзер илдә андый авырулар 932 мең. Ноябрьнең соңгы атнасында 13 процентка кимегән. Ул вакытта коронавирустан амбулатор дәвалауда 745 мең пациент булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100