news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан вакцина ясарга ярамаган очраклар исемлегенә үзгәрешләр кертеләчәк

Табиблар раслаганча, исемлектә вакцинация ясарга ярамаган очраклар бик аз.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»).  РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы декабрь уртасында Covid-19га каршы прививка ясарга ярамаган очраклар исемлегенә үзгәрешләр кертәчәк. Табиблар раслаганча, исемлектә вакцинация ясарга ярамаган очраклар бик аз, дип җиткерә «Известия» сәламәтлек саклау системасына якын чыганакка сылтама белән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Газетада билгеләнеп үтелгәнчә, хәзерге вакытта министрлык дәрәҗәсендә документ эшләү бара. Исемлеккә нинди авырулар кертеләчәге турында соңрак хәбәр итәчәкләр.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы раславынча, хәзерге вакытта «Ковивак» вакцинасын - 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, ә «Эпиваккорона» - онкологик авыруы булган кешеләргә ясарга ярамый.

Бүгенге көндә прививканы вакцинаның нинди дә булса компонентына аллергия булса, кискен респиратор инфекцияләр һәм хроник авыруларның кискенләшүе вакытында, шулай ук 18 яшькәчә кешеләргә ясарга ярамый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100