news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк Африкадан Россиягә кайткан ике пассажирда коронавирус тапканнар

Алар хастаханәгә салынган, хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенең штаммлы булу-булмавын ачыклыйлар.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Җомга көнне Көньяк Африка Республикасыннан Россиягә шәхси рейс белән кайткан ике пассажирда коронавирус табалар. Бу хакта «РИА Новости» Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«3 декабрьгә каршы төндә Көньяк Африка Республикасыннан шәхси рейс белән кайткан ике пассажирда яңа коронавирус йогышына уңай ПЦР-тест ачыкланды. Алар очканда карантинда булган, хәзерге вакытта хастаханәгә салынган», – диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенең штаммлы булу-булмавын ачыклыйлар. Әлеге хәл Роспотребнадзор контролендә кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100