Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эндокринолог: Бик нык арыганлык – омикрон-штаммның төп симптомнарыннан берсе
Зөһрә Павлова билгеләп үткәнчә, пациент үз хәленең ни дәрәҗәдә җитди булуын мөстәкыйль рәвештә бәяли алмый.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бик нык арыганлык хисе коронавирусның омикрон-штаммы китереп чыгарган авыруның төп симптомы булырга мөмкин. Мәскәү дәүләт университетының медицина фәнни-белем бирү үзәге табиб-эндокринологы, медицина фәннәре кандидаты, «Доктор Павлова» Telegram-каналы авторы Зөһрә Павлова әлеге симптом ачыкланган очракта нишләргә икәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.
Табиб билгеләп үткәнчә, пациент үз хәленең ни дәрәҗәдә җитди булуын мөстәкыйль рәвештә бәяли алмый. Эш шунда ки, кешеләр арыганлыкның сәбәбе нәрсәдә булуына карамастан бер үк әйбергә зарлана.
Павлова арыганлык хисе көтмәгәндә барлыкка килсә вакытны сузмаска һәм коронавируска тест тапшырырга киңәш итте. «Сак булырга һәм моны күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Әгәр физик, эмоциональ хәлсезлек тоясыз икән, иң яхшысы – ПЦР тапшыру һәм үз вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итү», - дип искәртте ул.
Шул ук вакытта, белгеч коронавирус инфекциясен йоктырган очракта арыганлык тойгысының нәрсәгә бәйле икәнлеген аңлатты. Covid-19, баш миен дә кертеп, иммун, нерв системасы эшчәнлегендә, кан үзлекләрендә чагылыш таба, ә бу төрле органнарны кан белән тәэмин итүне начарайта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз