news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Казахстаннан махсус рейс белән табиб булырга укучы студентлар кайтачак

Татарстанның медицина уку йортларында белем алган чит ил студентлары гамәли дәресләрдә катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

Татарстанга Казахстаннан махсус рейс белән табиб булырга укучы студентлар кайтачак

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанга Казахстаннан махсус рейс белән 200гә якын студент кайтачак. Алар медицина уку йортларында белем алган һәм коронавируска бәйле чикләүләр аркасында кайта алмаган иде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Казахстанда белем алучы 200гә якын студентка бәйле мәсьәлә хәл ителде. Якын көннәрдә алар укуын биредә дәвам итү өчен республикага кайтачак», - диде Галимова.

Хәзерге вакытта республика оператив штабында студентларны Татарстанга алып кайту өчен махсус рейс оештыру мәсьәләсе хәл ителә.

«Медицина уку йортларында белем алучы студентларга гамәли күнекмәләр таләп ителә», - дип искәртте спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100