news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр COVID-19 инфекциясеннән соң куркыныч өзлегү билгеләрен әйтте

Коронавирус белән авырганда тәүлек буена бизгәк тоту, косу, диарея, эч авырту, тәндә тимгелләр чыгу, күзләр кызару, ирен һәм тел кызару яки шешенү, көчле ару-талу хисе булырга мөмкин.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). АКШның Мэйо клиникасы белгечләре мультисистемалы ялкынсыну синдромы симптомнарын атады. Авыру COVID-19 инфекциясенә кирәгеннән артык иммун җавап нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Medical Xpress басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бу авыру балаларда да (MIS-C), өлкәннәрдә дә (MIS-A) чир йокканнан соң беренче берничә атна эчендә, COVID-19 авыруының төп симптомнары булганда барлыкка килергә мөмкин. Ул гәүдәнең һәм органнарның төрле өлешендә ялкынсыну тудыра, еш кына кызару билгеләре күренергә һәм авырту булырга мөмкин.

Мультисистемалы ялкынсыну синдромы билгеләре сыйфатында табиблар 24 сәгатьтән артык дәвам иткән бизгәк, косу, диарея, эч авырту, тәндә тимгелләр чыгу, күзләр кызару, иреннәр һәм тел кызару яки шешү, көчле ару-талу хисе, аяк-куллар шешенүне атый.

Белгечләр экстрен симптомнарга бик каты итеп эч авырту, йөрәк симптомнары, шул исәптән күкрәк читлеге авырту, йөрәк еш тибү һәм тын җитмәү, ирен һәм йөз күгәрү, аң чуалу, йокыдан уяну белән кыенлыклар, косу һәм диарея белән эч авырту, тиредәге тимгелләр һәм аяк-куллар шешенү, һуштан язу һәм артериаль кан басымы төшүне кертә.

Табиблар мондый симптоматика барлыкка килгән очракта кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100