Роспотребнадзор Сovid-19 аркасында лифтларның куркынычлыгы турында кисәтте

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә эпидемия башланганнан бирле яңа вирусны 1,7 миллион кеше йоктырган.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Әгәр лифтта сезгә кадәр коронавирус йоктырган кеше булса, биредә коронавирус белән авырып китү куркынычы югары, дип белдерде РИА Новостига Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының молекуляр диагностика үзәге әйдәп баручы эксперты Михаил Лебедев.

«Әгәр инфекцияле кеше йөткерсә, коронавирус инфекцияләре кушылган аэрозоль күпмедер вакыт һавада кала бирә, өстәвенә, бина кечкенә, ул җилләнми», — дип аңлатты ул.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә эпидемия башланганнан бирле яңа вирусны 1,7 миллион кеше йоктырган, 28 меңе һәлак булган, 1,2 млн россияле сәламәтләнгән. Авырулар саны буенча лидер - Мәскәү.