Чаллыда сугыш ветераны коронавирустан кабат прививка ясатты

91 яшьлек Лидия Красноперова улы Александр белән ревакцинциягә килгән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне 91 яшьлек Лидия Красноперова улы Александр белән ревакцинция өчен 7нче поликлиникага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта медицина учреждениесенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.

Лидия Красноперова бу юлы да прививка ясату карарын үзе кабул итте һәм улын да үгетләгән. Табиблар билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтә хатын-кыз поликлиника коридорлары буйлап иркен хәрәкәт итә һәм сумкасын да үзе тоткан. Улының лифт белән файдалану турындагы тәкъдимен дә кире кага.

Сугыш ветераны тикшеренү вакытында табибның барлык сорауларына җавап бирде. Беренче тапкыр алар коронавирус инфекциясеннән"Спутник V» препараты белән алты ай элек вакцинацияләнгәннәр. Прививканы яхшы кичергәннәр, башка өстәмә симптомнар да, температура да булмаган. Кабат шул ук препарат белән вакцинацияләнергә булганнар.

Лидия Красноперова прививкадан соң шәфкать туташына рәхмәт әйтә. «Сездән туп-туры бакчага барабыз, эш күп», — ди процедурадан чыккан ветеран. Табиблар Лидия Егоровнаның аның авырырга вакыты юк дип сөйли, ул бакчасын да үзе карый. 

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Covid-19 инфекциясеннән 1 085 777 татарстанлы вакцинацияләнгән. Препаратның икенче дозасын 953 968 кеше кадаткан.