Яңа Чишмә районында 2500гә якын кеше грипптан прививка ясаткан

30 доза армиягә чакырылучыларга прививка ясау өчен калдырылган.

(Яңа Чишмә, 3 октябрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Яңа Чишмә районында гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Районда 2500гә якын кеше прививка ясаткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

30 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, кайтартылган 1860 доза вакцинаның 1830ы файдаланылган. 30 доза армиягә чакырылучыларга прививка ясау өчен калдырылган.

Балалар өчен билгеләнгән 650 доза вакцина мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендәге балаларга ясалган.

Шулай итеп, район буенча вакцинацияне 2500гә якын кеше узган. Балалар өчен киләсе вакцина октябрь урталарында, ә өлкәннәр өчен октябрь азагында килер дип көтелә.