Татарстанда коронавирус йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып, республикада 7,3 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусы йоктыруның 27 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше чирне читтән йоктырып кайткан һәм 23 кеше авыру кешеләр белән аралашкан. Бу турыда республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр итә.

«Дүрт кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өендә дәвалана», — диделәр штабта.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе (10 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Шул ук вакытта бер балигъ булмаган бала гыны авыру йоктырган, 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыртучылар юк.

Иң күп авыручылар Казанда ачыкланган, анда 15 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган. Татарстан районнары арасында бу күрсәткечләр буенча Буа алда бара, анда алты кеше авырый.

Пандемия башланганнан алып, республикада 7 311 кеше коронавирус йоктырган. Бу чорда 6240 кеше (шуларның 118е — узган тәүлектә) терелгән.