news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән хастаханәдә ятучыларның 98 проценттан артыгы вакцинация узмаган

Белгеч сүзләренчә, коронавирус авыруына шиге булган кешегә беренче тәүлекләрдә үк дәвалана башларга кирәк.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән хастаханәләргә салынган пациентларның барысы да диярлек вакцинация узмаган. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Госпитализацияләүгә килгән пациентларның 98 проценттан артыгы — вакцинация узмаган пациентлар. Бу вакцинациянең бүген эшләве, кеше тормышын саклавы һәм коткаруы турында сөйли», — диде министр.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе белән авырыйм дип шикләнгән кешегә беренче тәүлекләрдә үк дәвалануга керешергә кирәк.

«Чөнки без бишенче тәүлектә инде авыр өзлегүләр булуын күрәбез һәм дәвалану башлануның сузылуы — ул тормыш өчен куркыныч», — дип искәртте Мурашко.

Россиядә, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, эпидемия вакытында 6 334 195 зарарлану очрагы теркәлгән, 5 659 746 кеше тулысынча терелгән. Үлүчеләр саны 160 925кә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100