Татарстанда өлкән яшьтәгеләр коронавирус белән авыручыларның 24 процентын тәшкил итә

«Авыру күрсәткечләре тотрыкланса да, бу инфекция әле яшәвен дәвам итәчәк. Грипп, ОРВИ сезоны башлангач, хәл тагы да кискенләшәчәк», — диде Марина Патяшина.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өлкән яшьтәгеләр коронавирус белән авыручыларның 24 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының пандемия шартларында эшләүгә багышланган коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Балаларга исә барлык пациентларның 5 проценты туры килә. 3 августка республикада 5694 коронавирус авыруы очрагы билгеле. 4565 кеше савыккан, 43 кеше үлгән. Хәзер стационарларда 517 кеше дәвалана.

«Авыру күрсәткечләре тотрыкланса да, бу инфекция әле яшәвен дәвам итәчәк. Грипп, ОРВИ сезоны башлангач, хәл тагы да кискенләшәчәк. Медицина оешмаларының ОРВИ һәм грипп сезоны алдыннан һәм коронавирус шартларында эшкә әзерлеген карарга кирәк», — диде Марина Патяшина.

Ул COVID-19 һәм грипп белән авыручыларны хастаханәләргә аерым яткыру кирәк булачагын искәртте. «Без теләсә нинди өзлегүләргә әзер булырга тиеш», — диде Патяшина.