news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сигезенче атна дәвамында Сovid-19 очракларының артуы кими

Инде ике атна эчендә илдә авыручылар саны көнгә 6 меңнән артмый.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россиядә сигезенче атна коронавирус очракларының атналык артуы кимү күзәтелә — күрсәткеч 5,3 проценттан 4,7 процентка кадәр кимегән. Бу хакта Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш оператив штаб мәгълүматларына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Илдә коронавирус инфекциясенең расланган очраклары эпидемия башланганнан бирле беренче тапкыр җиде көн эчендә 5 проценттан да кимрәк арткан. Әйтик, 27 июльдән 2 августка кадәр Россиядә авыруның 38,3 меңнән артык очрагы ачыкланган, бер атна элек 40,9 мең очрак булган.

Узган тәүлектә илдә коронавирус белән 5,4 мең кеше авырган, шул исәптән 31 татарстанлы. Инде ике атна бу күрсәткеч көнгә 6 меңнән артмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100