news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яман шеш авыруы аеруча киң таралган төбәкләр исемлеге билгеле

Яман шеш белән авыручыларның күбесе – Аргангельск өлкәсендә, иң азы – Дагыстанда.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россиядә яман шеш авыруы аеруча киң таралган төбәкләр исемлеге билгеле булды. RT телеканалы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

2019 елда яман шеш белән авыручыларның күбесе Аргангельск өлкәсендә теркәлгән – 100 мең кешегә беренче тапкыр ачыкланган 566,2 очрак. Шуннан соң Брянск өлкәсе (100 мең кешегә – 556,2 очрак), Сахалин өлкәсе (550,2), Мордовия (548,6) һәм Пенза өлкәсе (548,1) килә.

Дагыстанда исә яман шеш белән авыручылар иң азы – 100 мең кешегә 163,6 очрак. Шулай ук Чечня (164,2), Ингушетия (176,5), Чукот автономияле округы (205,4) һәм Ямал-Ненец автономияле округында да (215,3) әлеге күрсәткеч югары түгел.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә онкология авыруларының 640,4 мең очрагы ачыкланган, бу 2018 елга караганда 2,5 процентка артыграк. 100 мең кешегә барлыгы 436,3 очрак туры килә.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына тест үткәрү нәтиҗәсендә үпкәдәге яман шешнең ешрак ачыклана башлавы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100