news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин Түбән Каманың йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләр белән сөйләште

Хәзерге вакытта дәвалау учреждениесендә 59 белгеч эшли.

Айдар Метшин  Түбән Каманың  йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләр белән сөйләште
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Айдар Метшин видеоконференция режимында Түбән Каманың йогышлы авырулар госпиталендә эшләүче белгечләр белән сөйләште. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта дәвалау учреждениесендә 59 белгеч эшли: 15 табиб, 32 шәфкать туташы һәм 12 санитарка.

Айдар Метшин табибларга һәм медперсоналга барлык түбәнкамалылардан сәлам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук аларның үз гаиләләре һәм туганнары янына исән-сау кайтуларын теләде.

Түбән Кама мэры госпиталь хезмәткәрләренә эшләү өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылуын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100