Татарстанда коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган

3 апрельгә Татарстанда барлыгы Covid-19 инфекциясенең 19 528 очрагы теркәлгән.

 (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус авыруының 35 яңа очрагы ачыкланган, алар барысы да контакт аша йоктырылган.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 18е өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 9, Чаллыда — 13, Түбән Кама районында — 4, Актаныш районында — 3, Питрәч һәм Тукай районында икешәр, Әлмәт һәм Лениногорск районында берәр авыру кеше ачыкланган.

3 апрельгә Татарстанда барлыгы Covid-19 йогышының 19 528 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 16 582 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән узган тәүлектә 72 кеше савыкан.

 145 332 кешегә вакцина (тәүлек эчендә үсеш — 3 704) ясалган.

Вакцинациягә берничә төрле юл белән:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында (ЕПГУ),

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында,

3. бердәм 122 номеры аша,

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,

5. поликлиникага телефон аша язылырга мөмкин.