Инстаграмда коронавируска каршы көрәш штабы сәхифәсенең клоннары барлыкка килгән

stopcovid19.tatarstan аккаунтында коронавирус турындагы актуаль мәгълүмат көн саен яңартылып тора.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның яңа очраклары, шулай ук куркыныч инфекциягә каршы көрәш һәм күрелгән чаралар турында рәсми мәгълүматлар Коронавируска каршы көрәшү буенча республика штабының Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырыла. stopcovid19.tatarstan аккаунтында коронавирус турындагы актуаль мәгълүмат көн саен яңартылып тора, дип белдерделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәбездә барлык мәгълүматлар турында оператив төстә хәбәр итәбез. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсебез килә: бу - Коронавируска каршы көрәшү буенча республика штабының бердәнбер рәсми сәхифәсе», - дип искәрттеләр ведомствода.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйтүенчә, соңгы вакытта аккаунтның клоннары барлыкка килгән. Алар мәгълүматны рәсми сәхифәдән күчереп алып, аны үз исеменнән урнаштыра.

«Башка аккаунтларның безнең мәгълүматны таратуына каршы түгелбез. Әмма аларның, кешеләр беренче чыганакны таба алсын өчен, безгә сылтама ясавын сорыйбыз», - дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.