news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндия яшәүче җырчы Җәмилә коронавируска тест тапшырган

Җәмилә Бакир хәзерге вакытта шәфкать туташы булып эшли.

Финляндия яшәүче җырчы Җәмилә коронавируска тест тапшырган
Җәмилә Бакир фотосы

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Финляндиянең Ярвенпяа шәһәрендә яшәүче җырчы Җәмилә Бакир «Татар-информ» хәбәрчесенә үзенең коронавируска тест тапшыруы хакында сөйләде.

«Ул бик җиңел әйбер түгел. Махсус таякчык белән ике борын тишегенә дә үк тыгып мазок алдылар. Ул мазокны эремәгә салалар, эремә бераз кызарды, чөнки кан да эләккән иде. Шәфкать туташы маскадан, күзлектән, әле күзлек өстендә каплап торган козырек бар, ул ерактан торып эшли, шуңа күрә кыен процесс. Мазок алгач, борын көн буе авыртты. Әмма аңа чыдарга була. Иң мөһиме — нәтиҗә тискәре булып чыкты. Миндә бронхит», — дип сөйләде ул.

Җәмилә, гаилә хәлләренә бәйле рәвештә, соңгы елларда картлар өчен интернатта шәфкать туташы булып эшли. Биредәге өлкән яшьтәге ике әби, йөткереп авырганнан соң, вафат була. «Белеп булмый, аларда вирус булганмы икән дигән уйлар килде башка… Үлгәч, әле мин аларны юган идем», — ди Җәмилә. Аннары ул, температурасы 38 градуска күтәрелеп, авырый башлый һәм коронавирус йоктыру ихтималы булу сәбәпле, тест тапшыра.

«Мин алай курыкмадым, чөнки мин бик авыр эштә эшлим, чирлеләрне дәвалыйм, изге эштә. Шуңа күрә мин үзем чирләрмен дип уйламадым. Мин анализ биргәндә ялгыз идем, әмма анда бит миңа кадәр дә кешеләр булган. Кем белгән, әмма тест тапшырганда йоккандыр. Белеп булмый инде», — ди ул.

Финляндиядә 1615 кеше коронавирус белән авырый, 21 кеше вафат булган. Җәмилә әйтүенчә, аның танышлары арасында коронавируслылар юк. Финляндиядә халык сүз тыңлаучан, шуңа күрә кешеләр кагыйдәләрне үти: кирәкмәсә урамга чыкмыйлар, кешеләр арасында 2 метр дистанцияне саклыйлар, диде ул.

«Җәмгыятьтә элек приоритет спортчыларда, йолдызларда иде. Хәзер кешеләр аңлады — музыка да, спорт та, хоккей да кирәкми, иң кирәклесе — медицина. Бу авыру бәлки кешеләр приоритетларны дөрес куйсыннар дип килгәндер. Финляндиядә бер яшь тулуга әниләр эшкә китә. Ә хәзер барысы да балалары белән өйдә утыра. Шундый уңай ягы бар», — ди Җәмилә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100