420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Йөкле хатын-кызлар Covid-19 буенча риск төркемендә булучыларга керми, әмма үз-үзеңне һәм баланы саклау өчен куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта туры элемтә вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Халит Хаертынов әйтте.
«Йөкле хатын-кызларның риск төркемендә булулары клиник рекомендацияләрдә дә, башка чыганакларда да күрсәтелми. Шуңа да карамастан, йөкле хатын-кызның гына түгел, туачак баланың да гомерен исәпкә алып, профилактика чараларын үтәргә кирәк булачак», — дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, белгеч хәзерге вакытта башка кискен вируслы авыруларның да таралуын искәртеп узды.