news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австралиядә яшәүче Финзия: Җәй җитсә, вирус бетәр дигән өмет акланмас дип куркам

Журналист Россиядә кертелгән чикләү чараларын хуплавын әйтте.

Австралиядә яшәүче Финзия: Җәй җитсә, вирус бетәр дигән өмет акланмас дип куркам
Финзия Газизова

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Хәзер Австралиядә яшәүче, моңа кадәр ТНВ каналында журналист булып эшләгән Финзия Газизова Россиядә яшәүчеләрнең «Җәй җитсә, вирус бетәр дигән» өметләре акланмас дигән борчулы фикердә булуын әйтте.

«Тизрәк җәй җитсен иде диләр Россиядә, көннәр җылыткач, вирус үлә, имеш. Менә бездә +32, үлми. Ник алайса бездә бар соң ул?» — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Россиядә кертелгән чикләүләрне хуплавын әйтте. «Америкада ничек булды? Бер кеше, үзендә ачыкланганчы, йөзләгән кешегә йоктыра ала дип әйтәләр. Бер кеше бөтен авылга йоктыра ала дигән сүз, Алла сакласын. Татарстанда куелган чикләүләрне хуплыйм, шәһәр кешесе авылга кайтып-китеп йөрергә тиеш түгел», — диде ул.

Финзия әйтүенчә, Австралиядә 5300 кеше авырган, 28е үлгән, 424 савыккан. Чикләү чаралары кертелгән. Өлкән яшьтәгеләр иртәнге 7дән 8гә кадәр генә кибеткә чыга ала. Урамда йөрү тыелмый, әмма кафе-рестораннар, пляжлар, ял һәм күңел ачу урыннары ябылган. Штрафлар кешеләр җыелган очракта гына салына — 2-3 машина килсә, күршеләр полициягә хәбәр итә, ди ул. 10 кеше җыелса, һәрберсенә 1,5 мең доллар штраф салына.

Финзия туризм өлкәсенең зур зыян күрүен, меңләгән кешенең эшсез калуын әйтте. Алар эшкә урнашу өчен махсус ведомствога чиратка баса. Хөкүмәт кече һәм урта бизнеска күпмедер күләмдә акча бүлеп биргән. Күп кешеләр өйдән эшләүгә күченгән.

«Гомумән ыгы-зыгы юк монда, элек бар иде, кибетләрдә шундый күп иде, ул вакытта ыгы-зыгы иде, халык, чиратлар… Ә хәзер кибетләрдә бөтен нәрсә бар, тик халык күп ала. Әмма кибеттә күзәтеп торучылар бар, алар бер кулга бер кап кына бирә. Мәсәлән, макаронны бер кап, дөгене бер кап. Мин менә кассага өч салфетка алып килгән идем, берсен алып калдылар. Шундый чикләүләр бар», — дип сөйләде ул

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100