news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш акушер-гинекологы: Ковидтан вакцина ясау баласызлыкка китерми

Балага узарга әзерләнүчеләргә прививка ясату хәерле.

Татарстанның баш акушер-гинекологы: Ковидтан вакцина ясау баласызлыкка китерми

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирустан вакцинация хатын-кызның бала таба алмавына китерә алмый.

«Вакцина баласызлыкка китерә алмый», — диде Татарстанда оештырылган махсус туры эфирда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова.

Татьяна Шиһабетдинова сүзләренчә, балага узарга әзерлек чорында планлаштырылган йөклелеккә кадәр алты ай — ике ел алдан коронавирустан да прививка ясатырга кирәк. Covid-19 йоктырган авырлы хатынның чирне бик авыр кичерүе турында билгеле.

Эфир модераторы — Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, «Әни һәм Covid-19. Акушер-гинеколог йөклелек, фертильлек һәм вакцинация турында» темасына багышланган эфирны Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан да шул мәсьәләләргә кагылышлы сораулар буенча үткәрергә булганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100