news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа туган балага әнисеннән ковид йогу очраклары ачыкланмаган

Хәтта коронавирустан соң сәламәтлеге какшаган көмәнле хатын-кызларның баласында да тест тискәре нәтиҗә күрсәткән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус инфекциясенә тесты уңай булган көмәнле хатын-кызлар сәламәт бала тапкан.

«Без күзәткән чорда яңа туган балалар арасында Covid-19 авыруына анализы уңай очраклар булмады», — диде Татарстан оештырылган туры эфир вакытында республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова.

Аның сүзләренчә, хатын-кыз баласын икенче дәрәҗәдәге бала тудыру йортында тапса да, ул инфекциясез туган. Мондый бала тудыру йортында җиңел яки уртача дәрәҗәдә куркыныч янаган көмәнле хатын-кызлар ята.

«Анадан балага инфекция күчүнең вертикаль юлы әле исбатланмаган», — диде акушер-гинеколог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100