news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт илдә Covid-19 пандемиясе тәмамлану вакытын фаразлады

Россия халкын күпләп вакциналаштыру инфекция таралуның тукталуына ярдәм итәчәк.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясе 2021 елның уртасында — аерым алганда, халыкны вакцинацияләү хисабына тәмамланачак.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Үзәк федераль округы буенча штаттан тыш баш пульмонологы Андрей Малявин шул хакта белдерде, дип хәбәр итә «Мәскәү 24» телеканалы. 

«Ел уртасына без пандемия [коронавирус] турында онытырбыз дип уйлыйм», - дип фаразлый белгеч.

Шул ук вакытта Малявин аңлатканча, инфекция таралу массакүләм вакцинация һәм авырып иммунитет алган авырулар саны арту сәбәпле тукталачак.

Табиб шулай ук Covid-19дан турыдан-туры вируска каршы торучы препаратны булдыру өчен кирәкле вакытны бәяләде. «Бу ун ел. Бәлки, бик тырышсалар, биш ел», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100