ВИЧ диагнозы булган кешеләр коронавирусны авыррак кичерә

Аларда коронавирустан соң өзлегүләр куркынычы зур.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-Информ, Гөлнар Гарифуллина). ВИЧ диагнозы булган кешеләр коронавирусны авыррак кичерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова әйтте.

«ВИЧ белән яшәүчеләр Covid-19 ка ныграк бирешүчән. Аларда коронавирустан соң өзлегүләр булырга мөмкин», — диде ул. ВИЧ лы кешеләрдә үлем күрсәткече дә ике тапкыр зуррак.

Татарстанда соңгы биш елда эпидемиологик вазгыять тотрыклы дип бәяләнә. 2021 елның 1 декабренә диспансер учетында ВИЧ белән йогышланган 15234 кеше исәпләнә.

Бүген дөньяда 43 миллионнан артык кеше ВИЧ диагнозы белән яши, ел саен 2 миллионлап яңа очрак теркәлә.