news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШта «омикрон» штаммын йоктыруның беренче очрагы ачыкланган

Ак йортта әлеге штамм аркасында өстәмә чикләүләр кертү ихтималы хакында хәбәр иттеләр.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). АКШта «омикрон» штаммын йоктыруның беренче очрагы теркәлгән. Әлеге штаммны эләктергән ир-ат 22 ноябрьдә Көньяк Африка Республикасыннан кайткан. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ир-ат уңай тестны 29 ноябрьдә тапшырган. Аның белән аралашкан кешеләрдә чир табылмаган. АКШның баш инфекционисты Энтони Фаучи шулай дип белдерде. Табиб билгеләп үткәнчә, «омикрон» штаммын йоктырган ир-ат Африкага сәфәр кылыр алдыннан коронавируска каршы вакцинациянең тулы курсын узган, шуңа күрә авыру җиңел формада уза.

Шул ук вакытта, Ак йортта әлеге штамм аркасында өстәмә чикләүләр кертү ихтималы хакында хәбәр иттеләр. Аерым алганда, коронавирус инфекциясенең яңа төре табылган илләр белән авиаэлемтә тулысынча туктатылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100