Татарстан табибы балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген ныгыту турында киңәшләр бирде

Сөйләм үсеше проблемасы - бүгенге дөньяның глобаль борчуы, ди невролог.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама балалар хастаханәсенең табиб-неврологы Анна Шмонина нәни бала һәм яшүсмерләр сәламәтлеген ныгыту турында киңәшләр бирде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Неврологка төрле авырулар белән киләләр. Эпилепсия, пароксизмаль халәтләр, һуштан язу, баш авырту, энцефалит, транзитор ишемик авырулар, һәм әлбәттә, психосоматик авырулар белән — соңгылары 80 процент очракта», — ди ул.

Белгеч фикеренчә, неврологик авырулар төрлечә ачыклана. Я педиатр нинди дә булса авыру очракларын ачыклый, я баланың әнисе сөйләм яки психомоторика үсеше проблемасын сизә. Хәзерге вакытта сөйләм үсеше очраклары еш очрый, бу — бүгенге дөньяның глобаль проблемасы.

Баланың проблемасы җитдилеген табиб-невролог кына ачыклый ала. Ата-аналарга проблеманы зурга җибәрмәскә, вакытында хәл итәргә кирәк. Еш кына ата-аналар бала сәламәтлеге нормасын белми, еш кына баладагы үзгәрешләрне исәпкә алмыйча, үзләрен тынычландыруны өстен күрәләр.

«Яшүсмерләргә килгәндә, бу чорда гормональ фон да үзгәрүен исәпкә алырга кирәк. Еш кына баш авырту, баш әйләнү, кәеф үзгәрү, йокы бозу, артериаль кан басымының уйнавы күзәтелергә мөмкин. Нинди генә хәл булмасын, балаңа якын дус булып калырга, һәр эштә ярдәм итәргә һәм аннан артыгын таләп итмәскә кирәк. Бу — сезнең балагыз психологик сәламәтлегенең төп нигезе», диелә хәбәрдә.