Коронавирустан вакцинаны ничек һәм кайда саклаячаклары турында сөйләделәр

«ЭпиВакКорона» Цельсий буенча -2дән алып -8 градуска кадәр температурада сакланырга тиеш.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда коронавирустан «ЭпиВакКорона» вакцинасының сынау партиясен саклау өчен суыткыч камералары әзерләнгән. Препарат өчен Цельсий буенча -2дән алып -8 градуска кадәр температураны сакларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Татарстанда вакцинаны тиешле тәртиптә тоту өчен урыннар әзер. Барлык суыту камералары һәм суыткычлар әзерләнгән», - диде спикер.

Препаратны республикага махсус транспортта алып кайттылар, анда да кирәкле температура сакланган, дип өстәде Роспотребнадзорның ТР идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.