news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңел формада ковид белән авыручы кайсы пациентларга госпитализация кирәклеге билгеле

Коронавирусның теләсә кайсы формасы ачыкланганда, онкология яки эндокрин авырулары булган кешеләрне хастаханәгә салырга кирәк.

Җиңел формада ковид белән авыручы кайсы пациентларга госпитализация кирәклеге билгеле

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның җиңел формасы белән авырган кайбер пациентларга госпитализация кирәк. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Мондый категориягә ул Covid-19дан тыш, диабет яки онкология кебек авырулары булган гражданнарны кертә.

«Әгәр коронавирус белән авыру җиңел формада уза икән, ләкин эндокрин авыруы булса, әйтик, диабет, барыбер кешене хастаханәгә салу яхшырак. Онкология белән дә шул ук хәл, чөнки пациентта яман шеш булган очракта иммунитет какшый. Аңа госпитализация кирәк», - диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» биологларның Covid-19ның тагын бер нәтиҗәсен - вакытыннан алда картаюны ачыклаганлыгын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100