Түбән Кама районы авылларының өлкән яшьтәге кешеләрен хастаханәгә автомобиль йөртә

Автомобиль «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты буенча федераль бюджет хисабына сатып алынган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районында яшәүчеләр өчен медицина тикшерүен узу, анализлар бирү яки белгечкә килү җиңеләйде. Хәзер 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен процедураларга махсус автомобиль йөртә. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.

Биш урынга исәпләнгән автотранспорт иң ерак авылларга бара һәм инвалид коляскасындагы пассажирны йөртү өчен дә җайланган. Әмма пандемия чорында, куркынычсызлыкны саклау мөһим булганда, машина бары тик дүрт кешене генә йөртә. Машина йөртүче һәр көнне яңа авылга яки Түбән Кама районы авылына хезмәт күрсәтә.

Рейслар саны сәфәрнең ераклыгына һәм пациентлар санына бәйле. Әгәр торак пунктлар арасы ерак булмаса, машина йөртүче уннан артык рейс ясарга мөмкин. Мәсәлән, бер көндә машина йөртүче Тоба авылыннан 18 тапкыр пациентларны алып килгән һәм кайтарган.

Автотранспорт хезмәтеннән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр файдалана ала. Кешеләрне җирлекнең фельдшер-акушерлык пунктларына китерәләр. Әгәр дә аларга белгеч консультациясе яки тикшерү кирәк булса, авыл кешесен Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә китерәләр.

Автомобиль «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты буенча федераль бюджет хисабына сатып алынган.