news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid -19 инфекциясенең 27 яңа очрагы ачыкланган

Республикада пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус йоктыруның 6563 очрагы теркәлгән.

Татарстанда  Covid -19 инфекциясенең 27 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә Covid -19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 27 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлек эчендә республикада 27 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авырды. Шулай итеп, Татарстан Республикасында арта барып, 6 563 очрак булды», - дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавируска 5 мең 96 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәдә булган 566 татарстанлы медицина күзәтүендә кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100