news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәннәр академиясе академигы ни өчен кайбер кешеләрнең ковидка бирешмәвен аңлатты

Галимнәр интерферон-альфаның югары дәрәҗәсе, кандагы лимфоцитларның югары күләме, шулай ук кайбер генетик маркерларның булуы организмны саклавын ачыклаган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясе академигы, Пастер исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Арег Тотолян «Известия» газетасына биргән интервьюсында ни өчен кайбер кешеләрнең коронавирус инфекциясенә бирешмәве хакында сөйләде.

Галимнәр интерферон-альфаның югары дәрәҗәсе, кандагы лимфоцитларның югары күләме, шулай ук кайбер генетик маркерларның булуы организмны саклавын ачыклаган.

Әйтик, интерферон-альфа вируска турыдан-туры каршы тора. Канда лимфоцитлар күләменең югары булуы инфекция йоктыру ихтималын киметә, шулай ук чирне эләктергәннән соң өзлегүләрдән саклый.

Кешенең иммун җавабын кодлаштыручы геннарга килгәндә, галимнәр ике саклагыч аллельне (бер үк генның төрле формалары. - ред. иск.) һәм авыруга китерә торган бер аллельне ачыклаган.

Югарыда санап үтелгән факторларның аерым кешеләрдә генә очравына һәм төрле тормыш шартларында үзгәрүенә (генотиптан тыш) бәйле рәвештә, галим вакцинациянең җәмгыять өчен коронавирус инфекциясеннән бердәнбер котылу чарасы булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100