news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пандемия нәтиҗәләре дистә еллар дәвамында сизеләчәк

Шулай ук коронавируска бәйле рәвештә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гадәттән тыш хәл режимын озайтты.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы пандемия белән бәйле рәвештә, халыкара гадәттән тыш хәл режимын өч айга озайтты. Бу хакта Женевада узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча гадәттән тыш хәл буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы комитеты хәбәр итте. Бу хакта ТАСС яза.

Комитетта пандемиянең һаман да халыкара борчу тудыручы иҗтимагый сәламәтлек саклау өчен гадәттән тыш хәл булуы белән килешәләр. Мондый режимны озайту тәкъдимен комитет оешма генераль директоры Тедрос Адана Гебрейесуска тәкъдим итте, һәм ул аның белән килеште. Шуңа бәйле рәвештә комитет генераль директоры карары буенча комитет янә эшләячәк.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге пандемия - ул гасырда бер тапкыр була торган кризис, аның нәтиҗәләре алдагы дистә еллар дәвамында сизеләчәк. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта күп кенә мәсьәләләр хәл ителде, әмма күбесе әле алда тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында иммунитетны тикшерү турындагы мәгълүматлар буенча, халыкның күпчелеге бу вируска шактый бирешүчән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100