news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мясников аллергиядән гадәти булмаган чара турында сөйләде

Йорт хайваннары аллергиядән «дару» булырга мөмкин.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында йорт хайваннары аллергиядән «дару» булырга мөмкин, дип сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Эт, мәче һәм башка хайваннар белән аралашкан балалар аларның йон һәм эпителей исен сулый. Шул рәвешле алар «аллергиядән прививка» ала. Аларда бронхиаль астма, шулай ук аллергия реакцияләре сирәгрәк була. Мясников сүзләренчә, күп кенә илләрдә балаларны сыер, кәҗә яки ат фермаларына махсус алып баралар. Психологик бушанудан һәм дөрес тәрбиядән тыш, бу сәфәрләр медицина файдасына — аллергия дәрәҗәсенең кимүенә ия.

Табиб сүзләренчә, бала хайван белән үскәндә, анда җаваплылык хисе уяна. Балалар расписаниегә буйсынырга мәҗбүр булачак, ә бу аларны тәртипкә өйрәтә. Шуңа күрә, Мясников фикеренчә, потенциаль уңайсызлыкларына карамастан, ата-аналарга балаларга йорт хайваннары алырга рөхсәт итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100