news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавируска 20 миллионнан артык тест үткәрелгән

286 мең кеше медицина күзәтүе астында кала.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен ачыклау максатыннан 20 миллионнан артык тест үткәрелгән. 286 мең кеше медицина күзәтүе астында кала, алар яңа төрдәге COVID-19 коронавирусы йоктырган дип шикләнелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Россиядә коронавируска 20 миллионнан артык тест үткәрелгән. 286 мең кеше медицина күзәтүе астында кала», - диелә хәбәрдә.

Илдә бер тәүлек эчендә коронавируска 316 мең тест уздырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100