КФУ профессоры: Җылы май бәйрәмнәрендә талпаннар активлашырга мөмкин

Талпаннар дым ярата, шуңа күрә алар бигрәк тә сулык тирәсендә, шулай ук урман кырыйларында һәм чокырларда куе үләннәр күп җирдә була.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Җылы һава торышы аркасында май бәйрәмнәрендә талпаннар активлашырга мөмкин, шуңа күрә табигатьтә ял иткәндә саклык чаралары турында истә тотарга кирәк.Үрмәкүч төркемлеләр актив булган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев искә төшерде.

«Практикадан күренгәнчә, талпан тешләүдән зыян күрүчеләр саны май бәйрәмнәрендә арта, — диде Шулаев. — Талпаннар дым ярата, шуңа күрә алар барыннан да бигрәк сулык тирәсендә, шулай ук урман кырыйларында һәм чокырларда куе үләннәр күп җирдә була».

Табигатькә чыкканда ачык кием кию (анда паразитны күрү җиңелрәк) һәм аны махсус чаралар белән эшкәртү, киемнәрне кыстырып кию зарур. Иң яхшысы, озын балтырлы итек кию, шулай ук баш киеменә аерым игътибар бирү кирәк.

Әмма талпаннарны урманда гына түгел, шәһәр паркларында, дачада һәм бакчаларда да очратырга мөмкин, дип искәртте профессор. Талпан табылса, аны сытарга ярамавын истә тотарга кирәк, чөнки авыру кеше канына сизелмичә генә тиренең зарарланган урыныннан эләгергә мөмкин. Талпан энцефалиты — күбесенчә нерв системасына зарар китерә торган авыру. Тешләнгән урында 1-2 атнадан соң кызыл тап барлыкка киләчәк, югары температура, мускулларда авырту була һәм лимфоузеллар зурая. 

Талпан тешләгәннән зыян күргән кешегә яшәү урыны буенча табиб-инфекционист яки участок терапевтына мәҗбүри рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә югары уку йорты мәгълүмат үзәге.