420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча рейтингта 56нчы урынны били. Республикада 100 мең кешегә 19,3 күрсәткеч туры килә. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладында әйтелә.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында республика коронавирус белән авыручылар саны буенча 9нчы урында тора. Бүгенге көндә республикада барлыгы Covid-19 расланган 960 очрак теркәлгән.
Узган атна эчендә авырулар саны 469 кешегә артты. Уртача үсеш темпы көнгә 18 процент тәшкил итте. Соңгы тәүлек эчендә ул 7 процент булды. Яңа очракларның иң югары үсеш темпы 26 апрельдә теркәлде – анда 14 процент үсеш күзәтелде.