Эколог файдаланылган медицина битлекләренең куркыныч тудыруын әйтте

Медицина учреждениеләрендә кулланылган битлекләрне махсус чүп эшкәртү пунктларына җибәрәләр, анда аларны зарарсызландыралар һәм яндыралар; ә гадәти шартларда кешеләр перчатка һәм битлекләрне чүп чиләгенә ташлый.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Медицина битлекләре һәм перчаткалар коммуналь хезмәт хезмәткәрләре һәм чүпне сортларга аеучылар өчен куркыныч чыганагы булып тора, чөнки коронавирус белән авырган гражданнар кулланылган гигиена чараларын гадәти чүп чиләгенә ташлый. Бу хакта «Яшел патруль» иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Андрей Нагибинга сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

Медицина учреждениеләрендә кулланылган битлекләрне чүпне махсус эшкәртү пунктларына җибәрәләр, анда аларны зарарсызландыралар һәм яндыралар, ә гади шартларда кешеләр перчатка һәм битлекләрне чүп чиләгенә ташлый.

«Битлекләр, резина перчаткалар, колак чистарту таякчыклары, хәтта таблеткалардан калган фольга һәм авыру кешенең шәхси гигиена чаралары аерым пакетка салынырга тиеш, аңардан аны аерым алырга кирәк», — диде Нагибин.

Эколог фикеренчә, шәһәрләрдә битлекләр өчен аерым урналар куярга кирәк.