Роспотребнадзор Россиядә битлек режимын гамәлдән чыгару мөмкинлеген бәяләде

Чикләүләрен иртә йомшарту коронавирус белән авыручылар артуга китерергә мөмкин.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән битлек режимын һәм чикләүләрне гамәлдән чыгару турында сөйләргә иртәрәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитик эш буенча урынбасары Наталья Пшеничная сүзләренчә,  әгәр Европадагы кебек авыручылар артуын теләмибез икән, бездә битлекне салу һәм башка чикләүләрне йомшарту турында сөйләргә иртәрәк.

Шул ук вакытта Наталья Пшеничная Кытайда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары теркәлми башлагач кына битлек режимын бетерүләре турында әйтте.