news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Россия буенча Covid-19 инфекциясе йоктыруның барлыгы 302 очрагы расланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу турыда инфекция йоктыруның яңа очраклары турында Роспотребнадзорның статистикасында хәбәр ителә.

Шул ук вакытта Россия буенча Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 302 яңа очрагы расланган. Мәскәүдә 211, Коми Республикасында 15, Санкт-Петербурта 8 һәм Мәскәү өлкәсендә 7 очрак теркәлгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен барлыгы 14 кеше йоктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100