news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Казанда үз-үзеңне изоляцияләү индексы 4,2 балл тәшкил итә

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү индексы Чаллыда иң югарысы. Автокалада ул 4,6 баллга җитә.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Казанда 2 апрельдә үз-үзеңне изоляцияләү индексы 4,2 балл тәшкил итә, 1 апрельдә ул 3,8 балл булган. «Яндекс» шундый тикшеренү нәтиҗәләрен китерә.

Шул ук вакытта, Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү индексы Чаллы шәһәрендә иң югары күрсәткечкә ия. Автокалада ул 4,6 баллга җитә.

«2 апрель, урамда беркем дә юк диярлек», диелә сайтта.

Түбән Каманың күрсәткечләре дә (4,3 балл) Казанныкына якын.

Индексны әзерләүчеләр билгеләп үткәнчә, күрсәткеч никадәр югары булса, кешеләр изоляция режимын шулкадәр яхшырак үти дигән сүз. 0 балл — урамда кешеләр күп икәнлеген, әгәр 5 балл булса, барлык гражданнарның да өйдә утыруын аңлата. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100