Diamond Princess лайнерыннан Казан хастаханәсенә китерелгән кешеләрнең хәле тотрыклы

Пациентлар янындагы медицина персоналы да үзен яхшы хис итә.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән пациентларның хәле тотрыклы. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көн саен үткәрелә торган лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә үзгәрешләр күзәтелмәде. Пациентлар үзләрен яхшы хис итә, температура күтәрелү, йогышлы авыруларның башка симптомнары теркәлмәде», - диелә хәбәрдә.

Пациентлар янындагы медицина персоналы да үзен яхшы хис итә.

«Татар-информ» агентлыгы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус самолеты белән Diamond Princess круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә коронавирус ачыклана) Россия туристларын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде. 14 көн дәвамында алар аерым медицина боксларында күзәтү астында булачак.