news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вьетнамда «Спутник V» производствосын булдыру турында килешү имзаладылар

Шулай ук Вьетнам территориясендә «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналарын тутыру һәм төрү буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россия Туры инвестицияләр фонды һәм «Биннофарм групп» Вьетнамның T& T Group компаниясе белән «Спутник V» вакцинасының тулы циклы производствосын булдыру турында килешүгә имза куйдылар.

Документларны имзалаганда Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Вьетнам Премьер-министры урынбасары Ле Ван Тхань катнашты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

Моннан тыш, Россия Туры инвестицияләр фонды, «Вабиотек» һәм Вьетнамның «СОВИКО» компаниясе арасында Вьетнам территориясендә «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналарын тутыру һәм төрү буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

2021 елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин телефоннан сөйләшкәндә Вьетнам башлыгы Нгуен Суан Фук белән республика территориясендә коронавирустан Россия вакцинасын җитештерүне оештыру турында килеште.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100