news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ПЦР-тестларның гамәлдә булу вакыты 48 сәгатькә кадәр кыскартылачак

Әлеге карар «омикрон» штаммы үзенчәлекләре аркасында кабул ителә.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Кулланучы  хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте «омикрон» штаммы үзенчәлекләре аркасында ковидка ПЦР-тестларның гамәлдә булу вакытын 72 сәгатьтән 48 сәгатькә кадәр кыскартачак.

Бу хакта ведомство башлыгы Анна Попова Яңа инфекциягә каршы көрәш буенча координация советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Попова штаммның йогышлылыгы зур булуын һәм ул потенциаль рәвештә организмга тиз тәэсир итәчәген искәртте. 

Ул Россиядә Covid-19 инфекциясенә лаборатория тикшеренүен башкару биоматериал кергән мизгелдән нәтиҗәсе кеше кулына кергәнгә кадәрге вакыт 24 сәгатьтән дә артмаска тиешлеген искә төшерде. Анализны лабораториягә җиткерү сроклары да тәүлектән артмаска тиеш.

Элегрәк Попова «омикрон» штаммын ачыклауда Россия ПЦР-тестларының нәтиҗәлелеге турында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100