Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Омикрон» штаммы алдында вакциналарның нәтиҗәлелеге кимү турында мәгълүматлар юк
Көньяк Африка Йогышлы авырулар илкүләм институты яңа штаммның Көньяк Африка Республикасында теркәлүен хәбәр итте.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гамәлдә булган вакциналарның коронавируска каршы нәтиҗәлелеге «омикрон» штаммы барлыкка килү белән түбәнәюе раслануы турындагы мәгълүматы юк. Бу хакта Sky News телеканалы оешма вәкиленә сылтама белән хәбәр итте.
Әлегә вирусның яңа мутацияләре барлыкка килү белән аның йоктыру куркынычы артуын ачыклый алдык. Ләкин яңа вакциналар булдыру кирәк түгел. Фармкомпанияләргә булган препаратларны бераз үзгәртергә кирәк.
Искәртик, элегрәк Британия галимнәре Ботсванада коронавирусның 32 мутацияле штаммы барлыкка килүе турында хәбәр итте. Аларның күбесе аның югары трансмиссивлыгына һәм вакциналарга каршы тора алуын күрсәтә. Көньяк Африка Йогышлы авырулар илкүләм институты яңа штаммның Көньяк Африка Республикасында теркәлүен хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз